Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Кемероводагы фаҗигадә һәлак булучылар истәлегенә халык мемориалы барлыкка килде

Ленин бакчасында Кемероводагы фаҗигадә һәлак булучылар истәлегенә халык мемориалы барлыкка килде – шәһәр халкы әлеге вакыйгадан читтә кала алмады, фонтан янындагы мәйданчыкта чәчәкләр куеп, фаҗига кор...

Ленин бакчасында Кемероводагы фаҗигадә һәлак булучылар истәлегенә халык мемориалы барлыкка килде – шәһәр халкы әлеге вакыйгадан читтә кала алмады, фонтан янындагы мәйданчыкта чәчәкләр куеп, фаҗига корбаннарын искә алды.

mmb_0704
Эш көне булуга карамастан, берничә дистә кеше әлеге чарада катнашу өчен фонтан янында җыелды. Студентлар, якын-тирәдә урнашкан оешма һәм учреждениеләрдә эшләүчеләр Кемероводагы фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашыр өчен бирегә килде.
Фонтан янында матәм сүзләре һәм фаҗига датасы язылган щит урнаштырылды, аның астында канәфер чәчәкләре җыелды. Кайбер казанлылар йомшак уенчыклар алып килгән: 25 мартта “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә булган янгында һәлак булучыларның күбесе балалар.
“Балалар шундый хәлдә калды, бу бик зур фаҗига. Без барыбыз да кешеләр һәм әлеге вакыйганы үзебезгә, якыннарыбызга күчереп карыйбыз. Мин дә – ата. Мондый вакыйга булганда бик куркыныч була. Илебезнең гражданы буларак, мин моннан читтә кала алмыйм”, - дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов.
“Социаль челтәрләрдән, бүген шушында җыелып, һәлак булучыларны искә алачаклары турында белдек һәм коллективыбыз белән акциядә катнашырга карар кылдык. Чөнки әлеге кайгыдан читтә калып булмый”, - диде Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова.
Чарада шулай ук ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин һ.б. катнашты.
Искәртергә кирәк, моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин якыннарын югалтучыларның кайгыларын уртаклаштылар. 28 мартта Россиядә матәм көне игълан ителде. Татарстан башкаласында концертлар, спектакльләр, мәдәният йортларында чаралар, шул исәптән А.М. Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда планлаштырылган Максим Горькийның 150 еллыгына багышланган бәйрәм программасы кичектерелде.
 
https://www.kzn.ru/

Комментарийлар