Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда «Йөрәкле шәһәр» II инклюзив гаилә фестивале узачак

2 сентябрьдә Казанның Урицкий паркында «Йөрәкле шәһәр» II инклюзив гаилә фестивале уздырылачак. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Игелекле Казан» проекты белән берлектә ое...

2 сентябрьдә Казанның Урицкий паркында «Йөрәкле шәһәр» II инклюзив гаилә фестивале уздырылачак.
2_5197368516486890143
Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Игелекле Казан» проекты белән берлектә оештыра. Фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән үткәрелә. Бәйрәм инвалид балаларга һәм гаиләләргә бер-берсе белән танышырга һәм дуслашырга ярдәм итәчәк. Фестивальдә фонд карамагындагы гаиләләр һәм барлык теләүчеләр катнаша ала.
Бәйрәм 13.00дә башлана. Чараның программасы күңелле һәм бай булачак. Бу көнне Урицкий паркы сәхнәсендә физик мөмкинлекләре чикле балалар чыгыш ясаячак. «Э-моция» инклюзия студиясе тамашачы игътибарына «Ватылган уенчыклар иле» («Страна сломанных игрушек») спектаклен тәкъдим итәчәк. Әлеге студиянең төп максаты – инвалидлыгы булган һәм сәламәт кешеләр арасындагы киртәләрне юкка чыгару.
Моннан тыш, Шәһәр мәгариф үзәге «Игелек дәресе» үткәрергә ниятли. Фестивальдә катнашучыларны открыткалар, брелоклар һәм башка кул әйберләре ясау буенча иҗади мастер-класслар, аниматорлар һәм аквагрим көтә. Паркта Хәйрия ярминкәсе, «Игелекле фудтрак» (мобиль кухнясы булган кафе-фургон) эшләячәк.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: быел оештыручылар үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен белем бирү лекторийлары да әзерләгәннәр. Фестивальне карарга теләге булган һәркем килә ала.
Искәртеп үтик: Казанда мондый форматтагы беренче чара былтыр Горки-Әмәт урманы паркында уздырылды.
 
http://dumrt.ru/

Комментарийлар