Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Җәйге китап фестивале үтә

Казанда 18-19 июнь көннәрендә Җәйге китап фестивале үтә.Чарага Польша һәм Швейцариянең мәдәният эшлеклеләре дә кушылу, аңа халыкара дәрәҗә өсти. Татарстан башкаласына Россия буенча эре һәм кече 80 нәш...


Казанда 18-19 июнь көннәрендә Җәйге китап фестивале үтә.


5de5d3f1e02792a21f392857ddd2c1a8
Чарага Польша һәм Швейцариянең мәдәният эшлеклеләре дә кушылу, аңа халыкара дәрәҗә өсти. Татарстан башкаласына Россия буенча эре һәм кече 80 нәшрият һәм китап сата торган компания вәкилләре киләчәк.
Җәйге китап фестивале ярминкәсендә шәһәр халкы челтәр буенча эшли торган китап кибетләренә куелмый торган сирәк китапларны сатып ала алачаклар. Катнашучыларның стендларына нәшрият бәясе белән заманча һәм классик, публицистик, фәнни, фәнни-популяр, документаль һәм балалар әдәбияты китаплары куелачак.

Фестивальнең ике көнендә дә бирегә килүчеләр өчен фудкорт, белем бирә торган һәм иҗади мастер-класслар белән балалар лекториясе эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Чара ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Фестиваль ике көндә, 18 июнь көнне 14:00-20:00, 19 июньдә – 12:00-20:00 вакыт аралыгында “Смена” заманча мәдәният үзәгендә үтәчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

Комментарийлар

Реклама