
Әлеге чара быел "Әл-Мәрҗәни" мәчетенең 250 еллыгына багышлана. Мәгълүм булганча, мондый күргәзмәләр Төркиядә зурлап даими оештырылып тора... Казанда уза торган китап ярминкәсен Ш.Мәрҗәни исемендәге Ислам мәдәни үзәге, Казанның "Әл-Мәрҗәни" җәмигъ мәчете, Казан ислам көллияте, Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте ярдәмендә оештырыла. Күргәзмәдә Россиянең ислам нәшриятләре үз продукциялеренең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. “Иман”, “Умма”, “Рисәлә”, “Хозур” һ.б. нәшриятләр чарада катнашырга теләк белдергән инде. Ислам басмаларын пропагандалауны максат итеп куйган күргәзмә-ярминкә гадәттә һәр ел 3-4 мең кешене җыя.
Казанда сигезенче тапкыр үтә торган бөтенроссия ислам китабы күргәзмә-ярминкәне ислам дине тарафдарлары һәи дин белән кызыксынучылар көтеп ала. Алар Россиядәге төрле нәшриятләр тарафыннан чыгарылган китаплар белән танышыра һәм төрле басмалар сатып алырга мөмкинлек тудыра, ди проектны әзерләүчеләр. Әлеге күргәзмәнең барлыкка килү тарихы турында менә нәрсә ди алар: “Сад” нәшрият төркеме, “Харун Яхъя” һәм “Мәдинә” кебек нәшриятләр ике ел дәвамында Мәскәүдә уздырыла торган халыкара ярминкәдә үз китапларын тәкъдим итә. Нәтиҗә куандырырлык булмый: төрле илләрдән килгән 500-600 нәшрият арасында Ислам китаплары югалып кала. Кешеләр анда хәтта ислам әдәбияты сатылганын белми дә кала. Күрсәткечләргә “ Ислам китабы” дип язу да ярдәм итми. Оештыру эшләренә тотылган чыгымнар үз-үзен акламый. Шуннан соң мөселманнар күп яшәгән урында Ислам китабы ярминкәсе уздыру идеясе туа. Башкалабызда шундый проект беренче тапкыр 2008 елда оештырыла һәм мөселманнар, нәшриятчеләр арасында кызыксындыру тудыра.
"Татарстан Мирасы" китап күргәзмә-ярминкәсе быел19-20 май көннәренә тәенләнгән. 9:00-18:00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 17 йорт. (Казан "Әл-Мәрҗани" җәмигъ мәчете). Биредә соңгы елларда чыккан дини басмалар белән иркенләп танышу һәм юньрәк бәядән китапларны сатып алу мөмкинлеге тудырыла. “Ислам икътисадына, хокук, гаилә мөнәсәбәтләренә караган китаплар, хәдисләр җыентыклары, Коръәнне төрле яктан өйрәнеп язылган хезмәтләрне дә ярминкәдә күрергә мөмкин булачак. Балалар аудиториясен дә читкә калдырмаска тели күргәзмәчеләр.
Ә катнашучы нәшриятчеләрне теркәү 17 майга кадәр дәвам итәчәк, гаризаларны np-ikc@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Комментарийлар