Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда иң яхшы слесарь-сантехникны сайлаячаклар

Татарстан башкаласында “Казанның иң яхшы сантехнигы-2018” бәйгесе старт ала, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Бәйгедә торак-коммуналь өлкә предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре катнаша ала:...

Татарстан башкаласында “Казанның иң яхшы сантехнигы-2018” бәйгесе старт ала, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Бәйгедә торак-коммуналь өлкә предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре катнаша ала: һөнәрләре буенча эшләүче слесарь-сантехниклар; һөнәрләре буенча әзерлек үткән, квалификацияләрен арттыручылар; “Районның иң яхшы сантехнигы-2018” район бәйгеләрендә призлы урыннар алучылар.
Гаризалар 2 апрельдән 6 апрельгә кадәр ТКХ комитетында Кремль ур., 11, каб.216, тел. (843) 590-04-26 (22, 12) буенча кабул ителә.
Бәйге ике этапта үтә: I этап – теоретик, II этап – бирем үтәү. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җитәкләгән комиссия акчалата бүләкләнә торган өч урын билгеләячәк: Ι урын – 50 мең сум, ΙΙ урын – 30 мең сум, ΙΙΙ урын – 20 мең сум.
Бәйгедә катнашу өчен икрәкле документлар исемлеге, гариза һәм катнашучы анкетасы Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Дкументлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.

Комментарийлар