Казанда икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункт беренче тапкыр шәһәргә чыгачак
15 апрельдә Казанда “ЭкоЛогично | Казан” проекты кысаларында икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункт беренче тапкыр шәһәргә чыгачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото://ww...
15 апрельдә Казанда “ЭкоЛогично | Казан” проекты кысаларында икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункт беренче тапкыр шәһәргә чыгачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото://www.kzn.ru
Мобиль пункт 10.00 сәгатьтә юлга чыга һәм Татарстан башкаласының барлык районнарында була. Шәһәрлеләр чүпне эшкәртү өчен, ә кием һәм тузган әйберләрне икенче тапкыр куллану мөмкинлеге булдыру өчен тапшыра алалар.
Эшкәртү өчен макулатура, каты пластик (ПЭТ/PET/PETE: төбендә характерлы нокталары булган пластик шешәләр), йомшак пластик (полиэтилен, стрейч-пленка), металл (алюминий банкалар, пыяла банкаларның капкачлары), вак техника, кием, уенчыклар һ.б. тапшырырга мөмкин. Акциядә катнашырга теләүчеләр өчен икенчел чималны тапшырырга әзерләү буенча инструкция әзерләнгән.
10.00 сәгатьтән 10.50 сәгатькә кадәр мобиль пункт Киров районының Петров паркында тукталачак.
11.00 сәгатьтән 11.50 сәгатькә кадәр Мәскәү районында яшәүчеләр әйберләрне Урицкий паркында тапшыра алачак.
12.00 сәгатьтән 12.50 сәгатькә кадәр икенчел чимал кабул итү Авиатөзелеш районында Ленин ис. мәдәният сарае янында “Крылья Советов” паркында оештырылачак.
13.00 сәгатьтән 13.50 сәгатькә кадәр икенчел чимал Яңа Савин районының “Марьино күле” экопаркында кабул ителәчәк.
14.00 сәгатьтән 14.50 сәгатькә кадәр мобиль пункт Дзержинский урамы буенда Черек күл паркы территориясендә урнашачак.
15.00 сәгатьтән 15.50 сәгатькә кадәр Совет районында яшәүчеләр Аэропорт ур., 1 адресы буенча Патрис Лумумба урамы янында әйберләр тапшыра ала.
16.00 сәгатьтән 16.50 сәгатькә кадәр икенчел чимал Азинода Горки-Әмәт урманында җыелачак.
17.00 сәгатьтән 17.50 сәгатькә кадәр Идел буе районында Дан скверында Җиңү проспекты метро станциясеннән чыгу юлы янында әйберләр тапшырып булачак.
“ЭкоЛогично | Казан” проекты – шәһәр шартларында экологик яшәү рәвеше. 2015 елдан проектта катнашучылар даими рәвештә икенчел чимал җыю буенча (стационар, мобиль булмаган) акцияләр оештыралар. Активистлар шәһәрлеләргә шулай ук шәһәрдә экологик тормыш алып бару сораулары буенча консультацияләр бирәләр, лекцияләр, өмәләр, чүпне аерым җыю буенча гамәли дәресләр оештыралар, материалларны икенче тапкыр куллану буенча мастер-класслар үткәрәләр, фримаркетлар – бушлай ярминкәләр уздыралар һәм экологик тормышны пропагандалыйлар.
Соңгы ел ярым эчендә 100-гә якын чара үткәрелгән. Аларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, ә эшкәртү өчен 20 тонна чимал тапшырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Комментарийлар