Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда ике ир-ат ватылган машиналарын ремонтлаган вакытта юл һәлакәтенә тарыган

Казанда ике ир-ат ватылган машиналарын ремонтлаган вакытта юл һәлакәтенә тарыган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.Кичә 1000 еллык мәйданында 2нче йорт каршында «ВАЗ» автомобиле ватылып...

Казанда ике ир-ат ватылган машиналарын ремонтлаган вакытта юл һәлакәтенә тарыган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Кичә 1000 еллык мәйданында 2нче йорт каршында «ВАЗ» автомобиле ватылып туктап калган. Шофер һәм пассажир машинаны төзәткән арада, транспорт чарасына зур тизлектә «Хендэ» автомобиле килеп бәрелгән.
Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-атларны хастаханәгә озатканнар.
 
Фото: avtomotoclub.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/24/170282/

Комментарийлар