Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Һади Атласины искә алу җыены уза

15 февраль Казанда Һади Атласиның үтерелүенә 80 ел тулу уңаеннан аны искә алу җыены узачак. Ул Ленин бакчасында репрессия корбаннары һәйкәле янында үтәчәк.Җыенны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыр...

15 февраль Казанда Һади Атласиның үтерелүенә 80 ел тулу уңаеннан аны искә алу җыены узачак. Ул Ленин бакчасында репрессия корбаннары һәйкәле янында үтәчәк.
76e318cc-2422-450d-98a8-851e65217cfc_cx0_cy7_cw0_w1023_r1_s
Җыенны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыра. "Казанның репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр куеп, Атласины искә алырга җыенабыз. Килегез, милләт атасын бергә искә алыйк", диелә берлек тараткан хәбәрдә.
Җыен көндезге сәгать беренче яртыда башлана. Репрессия корбаннары һәйкәле Казанның Ленин бакчасында, Лобачевский урамы, бишенче санлы йорт адресында урнашкан.
15 февраль Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгәнгә 80 ел тула. Атласи - татар сәясәтчесе, тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Русия империясенең 2нче Дума дептутаты. Фәүзия Бәйрәмова аны "гомеренең соңгы мизгеленә кадәр татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы", дип атый.
 
https://www.azatliq.org

Комментарийлар

Реклама