Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда «Город Брежнев» китабы буенча фильм проекты тәкъдим ителәчәк

Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» китабы буенча нәфис фильм проекты тулы метражлы фильм буларак күзаллана. Проект Казанда уздырылган Кинопроектлар питчингында катнаша. Аны Казанда Артем Потехин якла...

Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» китабы буенча нәфис фильм проекты тулы метражлы фильм буларак күзаллана. Проект Казанда уздырылган Кинопроектлар питчингында катнаша. Аны Казанда Артем Потехин яклаячак.
Казанда «Город Брежнев» китабы буенча фильм проекты тәкъдим ителәчәк
Проект «Время кино» VII форумы программасы кысаларында Казанда өченче тапкыр уздырылган питчинг шорт битенә кертелгән. Кинопроектлар питчингы Бөтенроссия дебютантлар питчингы кысаларында уздырыла. Бөтенроссия дебютантлар питчингының гомуми приз фонды - 2 600 000 сум.

  • Питчинг - кинопроектлар презентациясе. Проект өчен акча бирерлек инвесторлар табу максатыннан оештырыла.


Казан питчингының шорт битенә 15 проект кертелгән. Аларның унысы тулы метражлы, бишесе кыска метражлы фильм. «Время кино» VII форумы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, проектлар дүрт номинациягә бүлеп бүләкләнәчәк – тулы метражлы проект, документаль проект, кыска метражлы проект, «Work-in-progress».
Проектларны яклау 7 мартта Татарстан Мәдәният министрлыгында үтә.
Мәскәүдә яшәүче татар язучысы Шамил Идиатуллин «Город Брежнев» китабында үз балачагының сиксәненче еллар шәһәрен сурәтли. Әсәр «Большая книга» милли премия финалисты.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181803/

Комментарийлар