Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми вәкилләр дә килгән иде. Мәртәбәле кунакларны капка төбендә үк ипи-тоз, чәк-чәк белән милли киемнәрдән киенгән гүзәл кызлар каршы алды. Башта республика башлыгы һәм аны озатып йөргән затлар бәйрәм мәйданында традиция буенча тезелеп киткән татар утарларында кунак булды. Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе – барлыгы 11 район шул рәвешле үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән таныштырды.
Мәртәбәле кунаклар муниципаль берәмлек данлыклы булган сый-нигъмәтләрдән авыз итә алды, иҗади коллективлар чыгышларын карады, кәсепчелек эшләнмәләрен һ.б. күргәзмәләрне күзләде, хәтта үзләре дә бәйгеләрдә катнашты. Арча районы утарында, мәсәлән, Президент борынгы тегермәндә он тартып карады, Россия Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров чүлмәк ватуда үз-үзен сынады.
![703a0238](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/05/703a0238.jpg)
Сабантуйның төп мәйданында Г. Тукай әкиятләре мотивлары буенча театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Казанлылар һәм кунаклар Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре, Ташчы турында “Япон хикәясе» әкият-шигыре сәхнәләштерелгән күренешләрен карады. Шуннан соң Татарстан Президенты бәйрәм кунакларын сәламләде.
- Барыгызны да иң яраткан бәйрәмебез белән котлыйм, исәнлек-саулык телим. Казанлыларга тырышлыгыгыз, республика үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүген Сабан туе республика чикләреннән генә чыгып, Россиянең 57 төбәгендә, дөньяның 27 илендә үткәрелә. Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, - ул барыбызны берләштерүче Сабан туе", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сабан туе татар эстрадасы йолдызлары һәм иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы белән дәвам итте. Чыгыш ясаучылар арасында Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Айгөл Хәйри һ. Б. бар иде. Шулай ук төрле мәйданнарда Сабантуйның традицион ярышлары, мавыктыргыч уеннар үтте.
Комментарийлар