Казанда "Георгий тасмасы" бөтенроссия акциясенә старт бирелде
Бүген Казанда "Георгий тасмасы" бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Шул рәвешле, акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бөтен ил буенча үткәрелә.Казанда әлеге чара Федор...
Бүген Казанда "Георгий тасмасы" бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Шул рәвешле, акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бөтен ил буенча үткәрелә.

Казанда әлеге чара Федор Шаляпин һәйкәле янында Бауман урамында узды. Акциядә Казан вузлары студентлары катнашты. Волонтерлар һәм "Яшь гвардия" республика штабы акцияне үткәрергә ярдәм иттеләр.
ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Казан бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Гречанникова, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бирегә җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
"Яңгырлы көндә бу акциядә катнашырга килүегез өчен рәхмәт. Георгий тасмасы - җиңү символы. Безнең барыбызның да кемедер сугышта катнашкан, минем бабай да сугышта булган. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, әйдәгез, сугыш булмасын өчен барысын да эшлик!" - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Илдар Гыйльметдинов.
"Бүген бөтен Россия буенча бик мөһим чара - "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. Бу акция, 71 ел ел узуга карамастан, кешеләрнең совет халкының батырлыгын хәтерләве турында сөйли. Акция "Язгы изгелек атнасы" кысаларында уза. Барыгызны да чарада катнашырга чакырам", - диде Ләйлә Фазлыева.
"Георгий тасмасы - батырлык һәм тугрылык символы гына түгел, үз геройларын истә тоткан илебездә буыннар алмашу символы да", - дип мөрәҗәгать итте акциядә катнашучыларга Наталья Гречанникова.
Аннары кунаклар студентлар башкаруында һәркемгә таныш сугыш һәм Ватанга мәхәббәт турындагы җырларны тыңлады.
Моннан тыш, чара кысаларында, Казанның эзтабарлар отрядлары арасында яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча проектлар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук "Язгы изгелек атнасы" хәйрия акциясенең беренче этабына нәтиҗә ясалды.
Чара тәмамланганда, волонтерлар бер рәткә тезелеп, 100 метр Георгий тасмасын өлешләп кисеп, узып баручыларга таратты. Аннары Георгий тасмасын символлаштырган кара һәм кызгылт сары төстәге 150 шар һавага очырылды.

Комментарийлар