Казанда Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган фәнни конференция була
25-26 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә «Казан утлары» журналы белән берлектә татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырыла.«Бы...
25-26 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә «Казан утлары» журналы белән берлектә татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырыла.
«Быел „Казан утлары“ журналы оешканга йөз ел була. Галимҗан Гыйльманов шушы журналны оештырган, аның проектын күзаллаган шәхесләрнең берсе. Без, киңәшләшеп, шушы ике датаны берләштерергә булдык», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында академиянең вице-президенты Дания Заһидуллина.
Галимә мәктәпләрдә, югары уку йортларында Галимҗан Ибраһимовка багышланган искә алу кичәләре, конференцияләр оештырылганын әйтте. «Халкыбыз күренекле фикер иясен, язучысын ярата, онытмый. Бу чаралар әле дәвам итәчәк. Ял көннәрендә генә аның һәйкәленә чәчәкләр салдык. Яшь буын да Ибраһимов турында үз фикерен булдырып үсәргә тиеш», — диде ул.
«Галимҗан Ибраһимовны без дөньяви татар әдәбиятын тудыручыларның берсе, Татарстан хөкүмәтен булдыру концепциясен эшләүдә катнашкан кеше буларак беләбез. Ул 1920-1923 елларда Татарстан хөкүмәте юлларының үсешен билгеләгән, татар милләтенең зур яңарышын күзаллаган һәм шуны әйдәп барган. Татар тел белемен, фольклор белемен, тарихын яңа заманда мәйданга чыгарган зур галим», — диде Дания Заһидуллина.
Галимә фикеренчә, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык «Әсәрләр» академик басмасында киләчәк буыннарга зур шәхеснең мирасы, аның тирәнлеге, масшатблылыгы тасвирланган. «Бу юнәлештә үз бурычыбызны башкардык дип уйлыйм. Китаплар кибет киштәләрендә ятмасын иде», — диде ул.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина
Комментарийлар