Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда “Гаилә” мәчетендә балаларга түләүсез массаж ясыйлар

Казандагы “Гаилә” мәчетендә чираттагы “Массаж – балаларга” социаль проекты башланды, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА. Әлеге проект кысаларында үз эшләренең осталары балаларга массаж сеанслары үтк...

Казандагы “Гаилә” мәчетендә чираттагы “Массаж – балаларга” социаль проекты башланды, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.
 
dome_timber_faizy
Әлеге проект кысаларында үз эшләренең осталары балаларга массаж сеанслары үткәрә. Хезмәт түләүсез. Беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән, шулай ук күп балалы гаиләләрдәге һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга хезмәт күрсәтелә.
Әлеге проектка “Гаилә” мәчете белән актив хезмәттәшлек иткән “Апрель” тернәкләндерү үзәге кушылган.
“Гаилә” мәчете, Илкүләм массажистлар ассоциациясе (НАМ) һәм Панфилов массаж мәктәбенең уртак проекты узган ел октябрь аенда узган булган.
Казан мәчетләрендә шундый проект кварталга бер тапкыр үткәреләчәк, дип планлаштырыла. Хәзер язгы сеансларга алдан язылу бара.

Комментарийлар