Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда федераль проект буенча Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге төзеләчәк

Казан педагогика көллияте базасында федераль проект буенча Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге төзеләчәк. Бүген республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45нч...

Казан педагогика көллияте базасында федераль проект буенча Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге төзеләчәк. Бүген республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45нче утырышында шул хакта хәбәр итте.
«2019 елда Россия Мәгариф министрлыгының конкурс нигезендә сайлап алу турын узган Казан педагогика көллияте базасында федераль проект кысаларында Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге төзеләчәк», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.
Аның сүзләренчә, үзәкнең төп бурычы – икътисадның инновацион үсеше өчен кирәкле яңа компетенцияләргә ия белгечләр әзерләүдә тиешле шартлар тудыру.
«Әлеге максатларга федераль бюджеттан 45 миллион сум акча бүлеп биреләчәк», - дип искәртте Борһанов.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/18/182810/

Комментарийлар