Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Фатих Әмирханга багышланган кичә була

Бүген Казанның  Г.Тукай әдәби музеенда татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган чара уз...


Бүген Казанның  Г.Тукай әдәби музеенда татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган чара уза. “Юллар чатында” дигән әдәби-музыкаль кичә 14.00 сәгатьтә башланачак.



i (17)
Әдәби кичәнең Г. Тукай әдәби музеенда узуы очраклы түгел, ди проект авторлары. Әдип Фатих Әмирхан халык шагыйре Г. Тукайның иң якын дусларының берсе булган. Бу ике шәхеснең тормышында һәм иҗатында уртаклык ифрат күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатлары.
Язмышлары аяныч, фаҗигале: берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвага бирешмәс үпкә чиренә дучар була. Шул ук вакытта табигать аларга искиткеч иҗади көч биргән. Берсе – татарның бөек шагыйре, икенчесе классик әдип сыйфатында мәйдан тота. Алар үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары буларак танылалар.
Татарстан Республикасы Милли музее фондында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре белән бәйле күп санлы тупланмалар саклана. Алар арасында татар әдәбиятының классик язучысы Ф. Әмирханның мемориаль тупланмалары аерым урын алып тора. Кадерле ядкарьләр арасында язучы белән бәйле документлар, аның шәхси әйберләре, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары, язучының үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, кулъязмалары һәм фотосурәтләре бар. Алар арасында “Хәят” повестының 22 дәфтәрдән торган кулъязмасы зур кызыксыну уята. Аларны шушы кичә кысасында төзелгән күргәзмәдә күрергә мөмкин булачак.
Әдәби кичәдә әдәбият белгечләре, иҗат әһелләре, язучының туганнары һәм Ф. Әмирханның иҗаты белән кызыксынучы киң җәмәгатьчелек катнаша, ди музей хезмәткәрләре.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар