
"Эшлекле дүшәмбе"дә мэр Илсур Метшин җәмәгатьчелек фикерен хуплап, танылган хәйрияче исемен бирүне яклады.
Әсгать Галимҗанов 2016 елның 3 гыйнварында вафат булды. Гади генә тормыш алып баручы гап-гади кешенең ятимнәр өчен 75 автобус алып биреп, кемгәдер фатир бүләк итүен риваять итеп сөйләрлек. Изгелек эшләп тәм табып яшәгән хәйриячегә исән вакытта ук һәйкәл куелган иде.
Комментарийлар