Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда әдәби фестиваль кысаларында “Тукайны укыйбыз” акциясе үткәрелә

8 апрель көнне сәгать көндезге 1дән башлап, “Казан язы” әдәби фестиваль кысаларында, Үзәк китапханәдә (Вишневский ур., 10) “Тукайны укыйбыз” акциясе үткәрелә.Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130...

8 апрель көнне сәгать көндезге 1дән башлап, “Казан язы” әдәби фестиваль кысаларында, Үзәк китапханәдә (Вишневский ур., 10) “Тукайны укыйбыз” акциясе үткәрелә.
0004-005-Gabdulla-Tukaj-velikij-poet-tatarskogo-naroda
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әзерләнгән чарада китап күргәзмәсе, картиналар, балалар кул эшләреннән торган экспозицияләр тәкъдим ителә, соңгылары исә “Габдулла Тукай әкиятләре – илһам чыганагы” муниципаль конкурста катнашкан хезмәтләр. Шулай ук балалар кинозалында Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтеләчәк. Ә инде әсәрләрне рольләргә бүлеп уку балаларны тылсымлы әкият дөньясына ияртеп алып керәчәк, дип вәгъдәли акцияне оештыручылар.
Әлеге чараның төп мәйданчыгы буларак каралган “Ачык микрофон” аша бөек Тукай шигырьләре дөньяның төрле телләрендә яңгыраячак.
“Тукайны укыйбыз” акциясе барышында Г.Тукай иҗатына багышланган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү күздә тотыла, дип хәбәр итә Казан каласы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе баш белгече Рузилә Камалова.

Комментарийлар