Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда бурычлары булган эшмәкәрне атып үтергәннәр

Бүген иртән Казанда 49 яшьлек эшмәкәрне атып үтергәннәр.Билгесез кеше аңа өч тапкыр аткан: пуляның берсе – башына, икесе күкрәгенә тигән. Вафат булган эшмәкәрнең төзелеш тармагында эш алып барган булу...


Бүген иртән Казанда 49 яшьлек эшмәкәрне атып үтергәннәр.



2a4b634f26fac121c315ed71a2ebc82e
Билгесез кеше аңа өч тапкыр аткан: пуляның берсе – башына, икесе күкрәгенә тигән. Вафат булган эшмәкәрнең төзелеш тармагында эш алып барган булуы хакында әйтелә. Хак булса, эшмәкәрнең зур күләмдә бурычлары да булган. Үтерүче тотылмаган, дип яза KazanFirst.
Россия тикшерү комитетының Татарстандагы рәсми вәкиле Андрей Шептицкий ату очрагын расласа да, аңлатма бирмәгән.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар