Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Бөек Җиңү көнендә бәйрәм салюты булачак

9 май көнне массакүләм чараларны күчерү традицион бәйрәм салютын гамәлдән чыгармаячак. Бу хакта ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты координато...



9 май көнне массакүләм чараларны күчерү традицион бәйрәм салютын гамәлдән чыгармаячак. Бу хакта ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты координаторы Гөлнара Габдрахманова хәбәренә сылтама белән партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.



salyut


«9 Май безнең халык өчен, нинди генә кыенлыкларга карамастан, һәрвакыт бәйрәм көне булачак. Бу көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкына Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан телевидение аша рәсми мөрәҗәгате планлаштырылган. Һәйкәлләргә һәм обелискларга веноклар һәм чәчәкләр салу, Казанда совет солдатына һәйкәл ачу, телевизордан бәйрәм концерты һәм шулай ук бәйрәм салюты планлаштырыла», - диде Габдрахманова.




Аның сүзләренчә, «Тарихи хәтер» проекты кысаларында Татарстанда традицион Җиңү диктанты, шулай ук Татарстанда 2,5 меңнән артык истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү өмәсе үткәрү планлаштырыла.




Габдрахманова хәзер республикада «Иң яхшы мәктәп музее/бүлмәсе/Бөек Ватан сугышы истәлеге почмагы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы дәвам итә, иң яхшы мәктәп музейларыннан гаризалар, анкеталар һәм презентация материаллары җыела, дип аңлатты. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарын шефлыкка алуны оештыру чаралары дәвам итә.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар