Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда беренче татарча клуб концертын Альберт Нурминский куячак

Татар рэперы Альберт Нурминский Казанда беренче авторлык концертын куя. Фото: Салават Камалетдинов/архивБу - Казанда беренче татарча клуб концерты булачак. “Концерт 2 сәгатьлек программадан тора. Анна...

Татар рэперы Альберт Нурминский Казанда беренче авторлык концертын куя.
ksf_3146 Фото: Салават Камалетдинов/архив
Бу - Казанда беренче татарча клуб концерты булачак. “Концерт 2 сәгатьлек программадан тора. Аннары бер сәгать вакытны аралашуга һәм сэлфиларга калдырдык”, - ди концертның директоры Альбина Бәширова.
Концертка кунак булып җырчы Айшә киләчәк. Рэпер янына эстрада җырчысы Айшәнең эпатажлыгы өчен сайланган.
Концерт программасы һәм җырчыларның костюмнары балаларның яше 12+ булуын истә тотып сайлана. Чөнки Альберт Нурминскийның төп тамашачысы – урта һәм өлкән класслардагы мәктәп укучылары, I һәм II курс студентлары.
“Безнең максатыбыз җыр тыңлату гына түгел, ә аралашу мөмкинлеге бирү. Уеннар уйнатабыз, призга – футболкалар, значоклар бар. Яшьләр өчен кызыклы булачак”, - ди Альбина Бәширова.
Концерт Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында 15 майда үтә. Башлана – 18.30 сәгатьтә.
Оештыручылар концертка 300ләп тамашачы килер, дип көтәләр.
Альберт Нурминский – популяр татар рэперы. Репертуары урам тормышы турында җырлардан тора. Тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар