Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда батутта уйнарга паркка килгән бала өстенә агач төшкән

 Кыз әнисе белән "Крылья Советов" паркына батутта уйнарга килгән булган.Казанда паркта йөргәндә, кыз бала өстенә агач ботагы төшеп, имгәнгән. Бу турыда "Татарстан24" каналы хәбәр итте.Кыз әнисе б...

 
Кыз әнисе белән "Крылья Советов" паркына батутта уйнарга килгән булган.
14f4c2f639790fd3e668dd24ef3489c6
Казанда паркта йөргәндә, кыз бала өстенә агач ботагы төшеп, имгәнгән. Бу турыда "Татарстан24" каналы хәбәр итте.
Кыз әнисе белән "Крылья Советов" паркында аттракционга килгән. Биредә бик зур батут ачык һавада урнаштырылган. Батут тирәли зур агачлар үсеп тора.
Бала батутта тиешле вакытын уйнап бетергәч, чыга башлаган. Шул вакытта кыз өстенә агач ботагы сынып төшкән. Әнисе сүзләре буенча, баланың башы һәм муены имгәнгән.
Хәзерге вакытта вакыйганың нечкәлекләрен белгечләр ачыклы, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
https://intertat.tatar/

Фото: tatarstan24.tv

Комментарийлар