Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда барлыкка килгән кызыл төстәге күлләвекне экологлар тикшерә

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Казанда кызыл төстәге күлләвектән туфрак үрнәкләрен алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Экология һәм табигат...

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Казанда кызыл төстәге күлләвектән туфрак үрнәкләрен алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казанда барлыкка килгән кызыл төстәге күлләвекне экологлар тикшерә
«25 мартта Залесный бистәсендә яшәүчеләр хәбәреннән соң, урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белән берлектә чыкты. Табигать саклау законнарын бозу факты теркәлде», – дип ачыкладылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Министрлык хезмәткәрләре «Водоканал» һәм күллләвек барлыкка килгән тирәдәге оешма вәкилләре белән берлектә территорияне карап чыктылар. Белгечләр туфракка анализ ясар өчен үрнәкләрне экспертизага җибәрделәр.
«Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү» маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
«Тикшерү нәтиҗәләре буенча гаеплеләрне җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителәчәк», - диделәр Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Фото: социаль челтәрдән алынды

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183421/

Комментарийлар