Казанда балалар уйнаган урында еланнар тапканнар
Еланнар чирәмдә ятып торган. Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыКазанда яшәүче хатын Волгоградская урамы тирәсендә паркта ике елан күреп, коткаручылар чакырткан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына...
Еланнар чирәмдә ятып торган.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Казанда яшәүче хатын Волгоградская урамы тирәсендә паркта ике елан күреп, коткаручылар чакырткан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Бу паркта эт йөртүче кешеләр булган, балалар уйнаган. Чирәмдә ике елан яткан. Хатын-кыз шунда ук полициягә һәм коткаручыларга шалтыраткан.
Еланнарның берсе гади тузбаш булып чыккан. Икенче елан король еланнары семьялыгыннан дип фаразлыйлар. Аны зоопаркка илткәннәр.

Комментарийлар