Казанда балалар арасында иң күп таралган авырулар исемлеге билгеле
Казанда сулыш органнары авырулары балалар арасында таралышы ягыннан беренче урынны били. Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2018 елдагы ди...
Казанда сулыш органнары авырулары балалар арасында таралышы ягыннан беренче урынны били. Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2018 елдагы диспансерлаштыру нәтиҗәләрен игълан итте.
«Балалар арасында таралышы ягыннан сулыш органнары авырулары – беренче (40 процент), ашказаны-эчәклек тракты органнары авырулары – икенче, сөяк-мускул системасы һәм терәк-хәрәкәтләнү аппаратына бәйле чирләр – өченче, күз авырулары – дүртенче, сидек-җенес системасы чирләре - бишенче урында», - диде ул.
2018 елда Казанда 245,6 мең балигъ булмаган бала диспансерлаштыру узган, бу пландагының 100 проценты дигән сүз. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балаларның 14,7 проценты сәламәтлеге ягыннан – беренче, 75,6 проценты — икенче, 8 проценты — өченче, 0,4 проценты дүртенче төркемгә кертелгән. 1,3 проценты — инвалид балалар.
Моннан тыш, 2018 елда ятим һәм ата-ана җылысыннан мәхрүм 1,2 мең бала диспансерлаштыру үткән.

Комментарийлар