
Теннис академиясе территориясендә урнашкан спорт корылмасы 2014 елның сентябрендә төзелә башлый. Үзәкнең спорт залы бадминтон уйнар өчен 12 мәйданчыкка исәпләнгән.
– Безнең хыялыбыз чынга ашты. Мондый махссуслашкан үзәк – Россиядә бердәнбер. Бадминтон спорты һәр кешегә кулай, бик файдалы һәм нәтиҗәле, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы ачылышта.
Моннан биш ел элек бадминтон белән шөгыльләнүчеләрнең саны 124 кенә булса, хәзер әлеге күрсәткеч 10 мең кешегә җитә. Президент әйтүенчә, Олимпия уеннары һәм Европа юниорлар чемпионатында катнашыр өчен Татарстаннан да кандидатлар бар. Димәк, бу өлкәдә дә спорт уңышлары бар дигән сүз. Бадминтон буенча бөтендөнья федерациясе президенты Поуль-Эрик Хейер Ларсен исә мондый объектны күргәч, шаккатуын яшермәде.
Исегезгә төшерәбез, 16-21 февраль көннәрендә Казанда бадминтон буенча Европа беренчелеге һәм команда чемпионаты узачак.
Комментарийлар