Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда "бабай" трамвай йөри башлады

Казанда ретротрамвай йөри башлады. Узган гасырның 60-80 нче еллары вагонында тимерьюл вокзалыннан Елга портына кадәр һәм кирегә йөрергә була.Экскурсия вакытында татар милли ризыкларын авыз итәргә мөмк...

Казанда ретротрамвай йөри башлады. Узган гасырның 60-80 нче еллары вагонында тимерьюл вокзалыннан Елга портына кадәр һәм кирегә йөрергә була.
Экскурсия вакытында татар милли ризыкларын авыз итәргә мөмкин булачак. 35 минутлык тарихка сәяхәт өчен 200-300 сум акчаны чыгарып салырга туры киләчәк.
tramvaj
Казанлыларны һәм килгән туристларны сәяхәткә алып чыгучы әлеге трамвай 1986 елда чыккан. Ул милли бизәкләр белән эшләнгән, иң өстә түбәтәй рәсеме, алда - бабай рәсеме сурәтләнгән. Трамвайга шәһәрнең күренекле урыннары - Кремль, Кол Шәриф, Миллениум - төшерелгән. Вагон эчендә татар көйләре яңгырый. Өстәлләрдә башкаланың төп урыннары күрсәтелгән кечкенә карталар куелган.
Экскурсия трамвае әлегә тест режимында эшли. Маршрут иртәнге уннан кичке унга кадәр пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөри. Бу сезонда сентябрь аена  кадәр кулланырга ниятлиләр.  Алга таба даими йөри торган итеп ясамакчылар.
 
Теләгән кешеләр юл буена җиде телнең берсендә (рус, татар, инглиз, кытай, испан, француз, немец) аудиогидны тыңлый ала. Бер юнәлештә бер экскурсия тәкъдим ителә, кире кайтканда - икенчесе.
 
Сәяхәтнең бәясе бер кешегә - 200 сум. Җиде яшькәчә балаларга бушлай.
 
 
 
 

Комментарийлар