Казанда АКШ туристына югалган акча янчыгын кайтарып биргәннәр
Казанда АКШ туристына югалган акча янчыгын кайтарып биргәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Миллениум» сәүдә комплексы каравылчысы хәбәр итте.Аның сүзләренчә, кичә сәүдә комплексында аңа югалг...
Казанда АКШ туристына югалган акча янчыгын кайтарып биргәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Миллениум» сәүдә комплексы каравылчысы хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, кичә сәүдә комплексында аңа югалган акча янчыгы биргәннәр. Аны ачып карагач, каравылчы янчыкның Америка кешесенеке икәнлеген аңлаган.
«Янчыкта Рамирез Лестер Джованна исеменә машина йөртү таныклыгы, кредит карталары һәм 13 мең сум акча бар иде. Мин бернәрсәгә дә кагылмадым һәм полициягә мөрәҗәгать иттем», - диде Миртаги Бабаев.
Тиз арада килеп җиткән полицейскийлар Рамирезның тәрҗемәчесе белән элемтәгә кереп, аның милкен фотога төшергән һәм турист тукталган кунакханәгә барып, акча янчыгын хуҗасына тапшырган.

Комментарийлар