Казанда агуланган ун гөмбәче хастаханәгә салынган
Өч атнада Казанда ун гөмбәче агуланып хастаханәләргә салынган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.Фото: а...
Өч атнада Казанда ун гөмбәче агуланып хастаханәләргә салынган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
21 көндә гөмбә ашап агуланган 18 кеше шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсенә салынган.
«Аларның унысы үзләре гөмбә җыйганнар. Безгә китерелгән гөмбә белән агуланучыларның 80 проценты гөмбәләрне дөрес эшкәртмәү яки туклану кагыйдәләрен үтәмәгән аркасында агуланалар. Мин ниндидер сәбәпләр аркасында гөмбә ашарга ярамаган кешеләр, балалар яки ашкайнату органнары проблемасы булган кешеләр турында әйтәм», – дип билгеләп үтте Насыйбуллина.
Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, 2018 ел башыннан алып хастаханәнең токсикология бүлегенә гөмбә белән агуланган 27 граждан китерелгән.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/11/171355/
Комментарийлар