Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда 600 балалар табибы җитми

Казанның балалар хастаханәләрендә 600 табиб җитми. Фото: архив/Расих ФасхутдиновШәһәр Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев башкала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киң...

Казанның балалар хастаханәләрендә 600 табиб җитми.
4975 Фото: архив/Расих Фасхутдинов
Шәһәр Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев башкала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Бездә табибларга ихтыяҗ шактый зур. Әйтик, балалар хастаханәләрендә генә дә 600 медицина хезмәткәре кирәк», - дип искәртте Илнур Хәлфиев.
Узган елда шәһәр хастаханәләренең табиблар белән тәэмин ителеше ике процентка артып, 78,9 процент тәшкил иткән. Бу – соңгы биш елдагы иң зур күрсәткеч.
«Соңгы бер елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган 161 яшь белгеч хастаханәләргә эшкә урнашты, табибларның кадрлар составы яшәрә бара. Бер ел эчендә пенсия яшендәге табибларның саны 10 процентка кимеде», - диде идарә җитәкчесе.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар