Казанда 2023 елда Европа уеннарын уздыру турында гариза язылды
Казан 2023 елда Европа уеннарын уздыруга заявка бирде. Бу хакта Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняковка сылтама белән комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.“Казан киләсе Европа уеннар...
Казан 2023 елда Европа уеннарын уздыруга заявка бирде. Бу хакта Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняковка сылтама белән комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Казан киләсе Европа уеннарын үзендә үткәрү өчен заявка бирде. Россия Олимпия комитеты үз ягыннан бу карарны тулысынча хуплый һәм гаризаны үстерү өчен бар яклап та ярдәм итәргә әзер. Оештыру комитеты һәм төбәк җитәкчелеге белән бу юнәлештә эшләячәкбез”, - диде Поздняков.
“Бүген Татарстанда Россия буенча гына түгел, ә дөньякүләм калыпка туры килерлек уникаль спорт инфраструктурасы бар. Республика башкаласы теләсә нинди комплекслы чараны кабул итә ала,ул югары дәрәҗәдәге оешканлык белән тәэмин итә ала”, - диде ул.
Халыкара спорт ярышларын оештыру һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия Россиядә берничә халыкара турнир, шул исәптән 2023 елгы Европа уеннарын уздыру гаризасын килештерде.

- 29 спорт төре буенча беренче Европа уеннары Азәрбайҗан башкаласы Бакуда 2015 елда уздырылган иде. Икенче Европа уеннарын уздыруга Казан һәм Сочи дәгъва кылды, ләкин уеннарны уздыру урыны итеп Минск шәһәрен сайладылар. Белоруссия башкаласы 20 спорт төре буенча ярышларны 2019 елда кабул итәчәк.
Комментарийлар