Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда 2018 елгы дөнья чемпионаты башлану вакытын кирегә санаучы сәгать куелды

Казанда рәсми рәвештә Россиядә футбол буенча ил чемпионаты башлану вакытын кирегә санауга старт бирелде. Фото: Ильнар ТухбатовТатарстан башкаласы мундиал матчларында катнашачак шәһәрләрнең берсе була...

Казанда рәсми рәвештә Россиядә футбол буенча ил чемпионаты башлану вакытын кирегә санауга старт бирелде.
6328 Фото: Ильнар Тухбатов
Татарстан башкаласы мундиал матчларында катнашачак шәһәрләрнең берсе булачак. Вакытны кирегә санаучы сәгать Кремль яр буенда урнаштырылды.
«Дөнья чемпионатының Россиядә узачагына бернинди шик юк. Бүгеннән башлап без аның кайчан башланачагын көнләп, сәгатьләп, хәтта минутлап санаячакбыз, – дип белдерде ачылыш тантанасында Джанни Инфантино. – Без Казанга, Татарстанга һәм Россиягә Конфедерацияләр һәм ил дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер булган өчен рәхмәтебезне җиткерәбез».
Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко үз чиратында турнирның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанычын белдерде. «Кешеләр безгә киләчәк командаларны күреп, футбол уенын яратып караячаклар. Ә Россия кунаклары илебез тормышын күреп китәчәк», – дип белдерде ул. Мутко шулай ук ил өчен бик әһәмиятле булган турнирларга ныклы әзерлек алып барган өчен Казанга рәхмәтен җиткерде.
Үзенең җавап сүзендә Татарстан мэры Илсур Метшин Казан өчен дөнья чемпионаты уза торган шәһәр булу зур горурлык икәнен билгеләп үтте. «Кемгәдер шундый һава торышы булганда футбол уйнап булмастыр кебек тоеладыр, әмма без уйнау гына түгел, ә отып та булачагын раслаячакбыз. Ә барлык кунакларны без үз күңелебез белән җылытачакбыз», – диде ул.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар