Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда 19 яшьлек кызга отвертка белән һөҗүм иткән ир-атны полиция тоткарлаган

31 августта кич Казанның Салмачы бистәсендә ир-ат 19 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Ул отвертка белән кызның муенына һәм күкрәгенә берничә тапкыр кадаган һәм сумкасыннан телефонын алган. Әмма, якынлашып ки...

31 августта кич Казанның Салмачы бистәсендә ир-ат 19 яшьлек кызга һөҗүм иткән.
00001b92
Ул отвертка белән кызның муенына һәм күкрәгенә берничә тапкыр кадаган һәм сумкасыннан телефонын алган. Әмма, якынлашып килүче машинаны күреп, җинаять урыныннан качкан. Кыз күпсанлы җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлегенә озатылган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казанның Идел буе районы буенча тикшерү бүлегендә "Талау нияте белән үтерергә омтылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьче эзләүгә игълан ителгән.
Җинаять кылуда шикләнелә торган затны кичә полиция тоткарлаган. Ир-атка 28 яшь, ул Казанда яши, элек биш тапкыр хөкем ителгән. Наркотикларга бәйлелектән интегә. Хәзер тикшерү бара, дип хәбәр итә Татар-информ.

Комментарийлар