Казан үзәгендә бер йортның түбәсеннән тротуарга кирпеч ишелеп төшкән
Казан үзәгендә урнашкан бер йортның түбәсеннән тротуарга кирпеч ишелеп төшкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Шаһитлар әйтүенчә, Бауман урамындагы 86нчы йорт түбәсенең бе...
Казан үзәгендә урнашкан бер йортның түбәсеннән тротуарга кирпеч ишелеп төшкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.
Шаһитлар әйтүенчә, Бауман урамындагы 86нчы йорт түбәсенең бер өлеше кирпеч белән бергә җәяүлеләр юлына җимерелеп төшкән.
Социаль челтәрләрдә язуларынча, шул тирәдән үтеп барган кешеләр, гөрселдәгән тавыш ишетеп, коела башлаган кирпечләрдән читкә тайпылырга өлгергән.
Комментарийлар