Логотип «Мәйдан» журналы

«Казан утлары» китапханәсе сериясеннән унберенче китап дөнья күрәчәк

«Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә унберенче китап булып Дилбәр Булатованың «Соң түгел» китабы нәшер ителә.Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке...

«Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә унберенче китап булып Дилбәр Булатованың «Соң түгел» китабы нәшер ителә.
Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә, дип яза журнал.
«Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үк сүнми әле. Повестьның героен упкын төпләреннән күтәреп алырдай көч дөньяда бармы? Булса, ул Әдипне коткарып кала алырмы? Китапка кергән „Туй“ хикәясендәге милли эчтәлек тә һәр укучының күңелендә үзенең кайтавазын табар», диелә китапның тасвирламасында.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/letters/10-03-2022/kazan-utlary-kitaphan-se-seriyasenn-n-unberenche-kitap-d-nya-k-r-ch-k-5851036

Комментарийлар