Казан урамында аюлар йөри
Казанда яшәүче берәү шәһәр үзәгендә аюлар йөргәнне фотога төшереп социаль челтәргә куйган.Бу аюлар урманныкы түгел, ә циркныкы икән. Цирк хезмәткәре аюларны һава суларга гына алып чыккан булган.Ә урма...
Казанда яшәүче берәү шәһәр үзәгендә аюлар йөргәнне фотога төшереп социаль челтәргә куйган.
Бу аюлар урманныкы түгел, ә циркныкы икән. Цирк хезмәткәре аюларны һава суларга гына алып чыккан булган.
Ә урман аюларына килгәндә, алар соңгы арада күренгәләп тора: Мамадыш районында җиләккә барган җирдә бер ир-ат аю күргәнлеге турында язган идек. Берничә көннән Лаешта да аю күргәннәр. Аю эзләрен умартачы сизеп, урманчыга хәбәр биргән. Хәзер аюлар белән нәрсә эшләргә дигән сорауны тиешле органнар хәл итү белән мәшгуль.
Комментарийлар