Казан урамнарында «КАМАЗ» электробусы йөри башлады
Казанда KAMAZ-6282 электробусы 3 нче троллейбус маршруты буенча йөриячәк. Бу турыда «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры урынбасары Ренат Җәләлов сөйләде. Фото: Михаил Захаров«Электробус җибәрде...
Казанда KAMAZ-6282 электробусы 3 нче троллейбус маршруты буенча йөриячәк. Бу турыда «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры урынбасары Ренат Җәләлов сөйләде.

«Электробус җибәрдек. “КАМАЗ” аны безгә сынау өчен тапшырды. Әлегә бер электробус троллейбусның 3 нче маршруты буенча Елга портыннын Академик Глушко урамы тукталышына кадәр йөриячәк», — диде Җәләлов.
Татарстан электробусы корылманы (зарядка) ультратиз җыю белән аерылып тора .Моның өчен аңа 10-20 минут вакыт кирәк. Алар полупантограф ярдәмендә махсус станциядә корылма җыячак. Шундыйларның берсе Елга порты янында урнаштырылган. Шулай ук бортта урнаштырылган зарядка җайланмасы да кулланыла.
Татарстан электробуслары көз башыннан бирле Мәскәүдә шәһәр маршрутлары буенча йөри. «КАМАЗ» компаниясе Россия башкаласын экологик яктан чиста йөз машина белән тәэмин итү буенча тендер откан иде.
Комментарийлар