Логотип «Мәйдан» журналы

Казан укытучылары Пензада татар теле дәресләре бирә

Казан укытучылары Пенза өлкәсендә ачык дәресләр үткәрә. Бу дәресләр күптән түгел өлкәдә узган Татар мәгарифе көннәре кысаларында, ике төбәк арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында төзелгән...

Казан укытучылары Пенза өлкәсендә ачык дәресләр үткәрә.
penza-ukyt
Бу дәресләр күптән түгел өлкәдә узган Татар мәгарифе көннәре кысаларында, ике төбәк арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында төзелгән килешү нигезендә оештырыла, дип хәбәр итә җирле penzainform.ru сайты.
“Ачык дәресләр директорлар, мөгаллимнәр, укучыларга мәктәпләрдә туган телнең укытылу дәрәҗәсен күрергә, бәяләргә мөмкинлек бирә”, - дип искәртә өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бакир Акъегетов.
penza-ukuchy
Мондый очрашулар Татарстан кунакларына да файдалы булыр дип өметләнелә. “Төбәкләрдә яшәүче татарлар халык традицияләрен саклап яшәүләрен күрәбез”, - дип фикерләре белән уртаклашкан бу уңайдан КФУ доценты Мәдинә Мәхмүтова.
Бүгенге көндә Пенза өлкәсенең биш дистәдән артык торак пунктында 100 меңнән күбрәк татар гомер кичерә.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар