Логотип «Мәйдан» журналы

Казан укытучылары арасында иң яхшылары ачыкланды

Кичә "Казанның ел укытучысы” бәйгесенә йомгак ясадылар. Ратуша бинасында мөгаллимнәр зур дулкынлану белән мәртәбәле жюри “хөкемен” көтеп алды.  Әлбәттә, конкурсантларның һәркайсы иң-иңе дип үз исемен...


Кичә "Казанның ел укытучысы” бәйгесенә йомгак ясадылар. Ратуша бинасында мөгаллимнәр зур дулкынлану белән мәртәбәле жюри “хөкемен” көтеп алды.  Әлбәттә, конкурсантларның һәркайсы иң-иңе дип үз исемен атарлар, дип өмет иткәндер. Әмма төп җиңүче бары тик бер генә була. Һәм быел ул исемгә Идел буе районының 35 санлы гомумбелем мәктәбенең биология укытучысы Ксения Сапарова лаеклы дип табылды.



3efdd9cbe34d5b4141f9dd5b4d6ca4b8_L
Мәгариф өлкәсенең энҗе бөртекләре – мәркәзебез Казанның иң яхшы укытучылары бер ай буе үзара көндәшлек итте. Әле күптән түгел генә мәктәпкә килгән мөгаллимнәр дә, инде күп еллар үзләрен балаларга багышлаган тәҗрибәле педагоглар да  жюри алдында үз осталыкларын күрсәтте. Башта алар район этабы сынауларын үтте, бөтен осталыгын, иҗадилыгын чагылдыра алучылар шәһәр күләмендә көч сынашты.
Быел шәһәркүләм бәйге 11 номинация буенча үткәрелде. “Педагогик дебют” һәм “Педагог – оештыручы” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр әле беренче тапкыр гына билгеләнде. Укытучыларга һәрвакыттагыча бик авыр сынаулар үтәргә туры килгән. Ачык дәрес, методик семинар, мастер-класс һәм ачык дискуссия кебек биремнәр  талантлы укытучылар арасында иң-иңнәрен ачыкларга ярдәм иткән.
- Бәйгенең символы булган “Бәллүр пеликан” ил буйлап 25 елдан артык тантана итә. Конкурсның популярлыгы арта гына бара, шул исәптән Казанда да. Катнашучылар исәбе артканнан-арта баруы моның ачык дәлиле. Узган елда бәйгедә 450 кеше катнашкан булган, быел конкурсантларның саны 500гә җитте. Шәһәр этабында 80 белем бирү учреждениесеннән 97 укытучы көч сынашты, - диде Казан мэры Илсур Метшин «Ел укытучысы» бәйгесенә нәтиҗә ясау тантанасында.
Конкурсантлар арасында, әйткәнебезчә, яшь мөгаллимнәр дә – 24 яшьтән алып, ветеран укытучылар да – иң өлкәненә 89 яшь, булган.
- Казан Россиянең белем бирү үзәкләренең берсе булып санала, ә безнең укучыларыбыз төрле дәрәҗә олимпиадаларда югары урыннар яулый. Һәр шундый җиңү артында конкрет укытучының көндәлек тырышлыгы тора. Бу хезмәт белем, зур эрудиция һәм тулысынча эшкә бирелүне, ә иң мөһиме, самими һәм намуслы булуны таләп итә. Һөнәргә табигый сәләте булган кеше генә укытучы булып эшли ала. Көн саен сез укучыларны шәхес итеп тәрбияләүгә өлеш кертәсез, аларга үз юлларын табарга ярдәм итәсе, - дип Илсур Метшин сабыр, сәләтле укытучыларга рәхмәтен белдерде.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казанның «Ел укытучысы» бәйгесенә нәтиҗә ясауны зур тантана, бәйрәм дип атады. Ул искәртеп узганча, республикабызда белем бирү учреждениеләренең матди-техник басасын ныгыту өлкәсендә республика җитәкчелеге ярдәмендә бик күп эшләнә. Әмма белем бирү сыйфатын барыбер укытучы тәэмин итә, дип билгеләде ул.
-  Казан укытучылар корпусы – ул республика белем бирү системасының локомотивы. «Ел укытучысы» бәйгесе, чыннан да, иң абруйлы конкурсларның берсе. Бүгенге көндә республикакүләм этапта катнашачак финалистлар инде ачыкланды. Аларның гомуми саны – 60. Бу этапның җиңүчеләре 18 мартта билгеләнер дип көтелә. 5 октябрь - Укытучылар көнендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында аларны бүләкләү тантанасы үтәчәк, - дип хәбәр итте министр.
Иң башта бер-бер артлы 11 номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде. Аннары конкурсның лауреатлары лаеклы алкышларын кабул итте. “Казаннның иң яхшы укытучысы” исеме исә соңгы минутларга кадәр сер булып калды. Ниһаять, Идел буе районы 35 санлы мәктәбенең биология укытучысы Ксения Сапарова  җиңүче дип аталды.
Үзенең беренчелеген ул көтелмәгән уңыш дип атады. Аның сүзләренчә, катнашучыларның барысы да бик лаеклы. Зур стажга ия укытучылар да күп булган. Ул алардан күпкә өйрәнгән, әмма шактый яшь булуына карамастан - аңа 25 яшь, үзе дә башкаларга  үрнәк күрсәтә алган. Хезмәт юлын ул өстәмә белем бирү педагогы буларак 19 яшьтә башлаган. Шуңа да инде хәзер ул 6 еллык укытучылык стажы белән мактана ала.
- Мин балаларга якынрак булырга тырышам. Без укучылар белән һәрвакыт ниндидер экскурсияләргә барабыз. Шуңа күрә балаларның белеме дә арта, мин дә укытучы буларак үсәм, - дип үзенең укытучылык серләрен ачты Ксения.

 
http://intertat.ru/tt

 

Комментарийлар