Логотип «Мәйдан» журналы

Казан укучысы Россия республикалары дәүләт телләре буенча олимпиадада җиңгән

Казанның 4 нче гимназия-интернат укучысы Диләрә Җамалетдинова Россия Федерациясе республика дәүләт телләре буенча Бөтенроссия укучылар һәм студентлар олимпиадасында җиңгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф...

Казанның 4 нче гимназия-интернат укучысы Диләрә Җамалетдинова Россия Федерациясе республика дәүләт телләре буенча Бөтенроссия укучылар һәм студентлар олимпиадасында җиңгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
28_771166
Олимпиаданың йомгаклау этабы 1-4 ноябрьдә Мәскәүдә узды. Финал турында 10 татарстанлы - төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.
Олимпиада призерлары - Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаттан Ринат Камаев, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Резеда Миргаязова, КФУның IТ-лицееннан Динә Әхмәдиева, Балтач урта мәктәбеннән Динә Йосыпова, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбеннән Раилә Ибраһимова, Чаллының 56 нчы урта мәктәбеннән Эльвира Сәхбиева. Шулай ук КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студенты Гөлназ Талипова һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Чулпан Гарифҗанова да бар.

Комментарийлар