Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды

Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җи...

Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән.
1437665158_sb2
Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белдерде. Аның әйтүенчә, Татарстан җитәкчелеге дәрәҗәле кунакларга республика йөзен милли бәйрәм аша күрсәтергә тели.
"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы 25-28 майда Казанда уза. Анда дөньяның бөтен почмагыннан 200дән артык делегат катнашуы көтелә.

Комментарийлар