Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Сабан туе алдыннан сөлге җыю оештырыла

26 май көнне Казанда, Сабан туе татар милли бәйрәме алдыннан, “Сабан туе-2016” ярышларында катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен беренче тапкыр “Бирнә җыю” ("Сөлге җыю") тантанасы узачак. Бу хакта ТР халыкл...

26 май көнне Казанда, Сабан туе татар милли бәйрәме алдыннан, “Сабан туе-2016” ярышларында катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен беренче тапкыр “Бирнә җыю” ("Сөлге җыю") тантанасы узачак. Бу хакта ТР халыклары ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йорты порталында мәгълүмат урын алган.
view_7200
Чара Казан башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә. Сабан туе алдыннан сөлге җыю традициясе борын-борынгыдан килә һәм хәзер шундый форматта торгызыла.
Тантанада катнашучылар Казан урамнары буйлап милли символика белән бизәлгән ат арбаларында йөриячәк. Хәрәкәт маршруты билгеләнгән: Мәрҗани, Татарстан, М. Сәлимҗанов, Павлюхин, Оренбург тракты урамнары буенча “Казан ярминкәсе”нә кадәр.
“Татар утары” мәйданында (Мәрҗани урамы, 8 нче йорт) милли кәсепчелек эшләнмәләре ярминкәсе, милли ризыклар дегустациясе һәм концерт программасы оештырылачак.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар