Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Ратушасында Илсур Метшин һәм Игорь Крутой “Игелекле Дулкынга” старт бирделәр

5 июньдә Казан Ратушасында гомумроссия фестиваль хәрәкәтенең Попечительлек советының составы расланды һәм “Игелекле Казан” проекты эгидасы астында оештырылган “Игелекле дулкын” фестиваленең төбәк турл...

5 июньдә Казан Ратушасында гомумроссия фестиваль хәрәкәтенең Попечительлек советының составы расланды һәм “Игелекле Казан” проекты эгидасы астында оештырылган “Игелекле дулкын” фестиваленең төбәк турларын уздыру графигы имзаланды. Тантанада Казан Мэры Илсур Метшин һәм фестивальнең генераль продюсеры, Россиянең Халык артисты Игорь Крутой катнаштылар.
Тантана кунакларын сәламләп, Илсур Метшин искәртеп үткәнчә, “Игелекле Казан” проекты – шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе. Ул хәйрия культурасын үстерүгә юнәлдерелгән. “Әлеге проект хәйриячелек ярдәменә шартлар тудырып кына калмый, ул игътибар һәм кайгырту, хөрмәт, мәхәббәт һәм игелек принципларына нигезләнгән җәмгыять формалаштырырга ярдәм итә”, - диде Мэр һәм моңа “Игелекле дулкын” фестивале дә булышлык итә, дип өстәде. Ул шулай ук искәртеп үткәнчә, фестивальнең беренче гала-концерты узган елның ноябрендә үтте. “Иҗат илебездә яшәүче меңләгән кешегә, яшәү шартларына карамыйча, яхшылыкка ышанырга ярдәм итүче юл күрсәтүче йолдыз булып тора, - диде И.Метшин. – “Игелекле дулкын” фестивале мәйданчыгының балачак хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә торган мәйданчык булуы шатландыра. Нәкъ менә монда танылган йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау өчен уникаль мөмкинлек бар”.
Мэр Игорь Крутойга һәм Казанда фестиваль уздыру инициативасына булышлык итүчеләргә рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук РФ Президенты грантлары фондына да рәхмәт сүзләре ирештерде. Искәртергә кирәк, “Игелекле дулкын” фестивале 66 миллион сумлык грант отты, бу исә аның географиясен илебезнең 9 шәһәренә киңәйтергә мөмкинлек бирде: Казан, Курск, Краснодар, Севастополь, Владивосток, Новосибирск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм Мәскәү.
Чыгышы азагында Мэр иҗат коллективлары җитәкчеләренә, педагогларга рәхмәтен белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде: “Бер-беребезгә уңышлар телик. Хыяллар тормышка ашсын!”
Игорь Крутой үз чиратында билгеләп үткәнчә, “Игелекле дулкын” – уникаль чара һәм бүгенге көндә башка төбәкләрдә моңа охшаш фестивальләр юк. “Моңа кадәр мөмкинлекләре чикләнгән балаларның башка балалар белән бер сәхнәгә чыгарга, бер-берсенә булышлык итәргә ярдәм иткән платформа юк иде. Казан – мондый проект барлыкка килгән бердән-бер шәһәр”, - диде И.Крутой. Ул да Казанның РФ Президенты грантлары бәйгесендә җиңүен билгеләп үтте. “Татарстанга 58 грант китүе биредә хәйриячелек темасына зур игътибар бирелүе турында сөйли, - дип саный композитор. – Казан Мэрына, Татарстан Президентына мондый проектларга игътибар итүләре өчен рәхмәтемне белдерәм”.
Фенстивальнең төп максаты – балаларның хыялларын тормышка ашыру – турында сөйләгәндә, композитор билгеләп үткәнчә, катнашучыларның күбесе фестиваль ярдәмендә хыялларын тормышка ашырды.
“Игелекле дулкын” фестиваленең төбәк турларын уздыру графигына кул куеп һәм гомумроссия фестиваль хәрәкәтенең Попечительлек советының составын раслап, Илсур Метшин һәм Игорь Крутой “Игелекле Дулкын” фестиваленә старт бирделәр.
 
https://www.kzn.ru/

Комментарийлар