Логотип «Мәйдан» журналы

Казан почтасында Кытайдан килгән контрафакт дарулар табылган

Казан почтасында Кытайдан килгән контрафакт дарулар табылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан таможнясы матбугат хезмәтеннән. Казанның почта таможня посты хезмәткәрләре тик...

Казан почтасында Кытайдан килгән контрафакт дарулар табылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан таможнясы матбугат хезмәтеннән.
 
Казанның почта таможня посты хезмәткәрләре тикшергәндә, контрафакт дару препаратлары салынган өч посылка табылган.
Мең ярымнан артык таблеткага танылган товар билгеләре ябыштырылган булган. Таможня хезмәткәрләре әлеге «табылдык» хакында җитештерүче компанияләргә хәбәр иткән. Тегеләре, үз чиратында, Татарстан таможнясына контрафактны җитештерүчеләргә кире кайтару турында мөрәҗәгать иткән.
Ялган таблеткалар салынган посылкаларны яңадан Кытайга озатканнар.

Комментарийлар