Фәндәс Сафиуллин юбилей кичәсендә яңа китабын тәкъдим итте һәм “Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде
22 сентябрь көнне "Казан" милли мәдәни үзәгендә Фәндәс Сафиуллинның 80 еллык юбилей һәм яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды.Анда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тә катнашты. “Фәндәс а...
22 сентябрь көнне "Казан" милли мәдәни үзәгендә Фәндәс Сафиуллинның 80 еллык юбилей һәм яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Анда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тә катнашты. “Фәндәс ага безнең кыйбланы билгеләргә ярдәм итте. Ул мине күп тәнкыйтьләде, Фәүзия Бәйрәмова белән бергәләп татарча сөйләшергә мәҗбүр итте”, - дип сөйләде Ф.Мөхәммәтшин һәм “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырды.
Кичәдә шулай ук академик Индус Таһиров, Дәүләт Шурасы депутатлары Разил Вәлиев, Марат Галиев, язучы Рабит Батулла, галим Дамир Исхаков һәм башкалар бар иде.
Яңа китап “За свободу и равноправие. Кто против?” дип атала. Анда Фәндәс Сафиуллинның төрле елларда чыккан мәкаләләре, чыгышлары тупланган.
Фәндәс Сафиуллин – күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстан суверенитеты өчен көрәшүче, милләтпәрвәр. Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларацияне кабул итүдә зур роль уйнаган шәхес. Республиканың бәйсезлеге, кешеләрнең хокуклары, милли университет, латин имласы өчен көрәшкән депутат бүген дә җәмәгать эшләре белән мәшгуль.

Комментарийлар