Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургны шәһәр халкының белемлелеге рейтингында узып киткән

Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургны шәһәр инфраструктурасы, кеше капиталы һәм бизнес-мохит торышын характерлаучы креатив капитал индексының берьюлы өч күрсәткече буенча узып китте. Тикшеренүне Россиядә...

Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургны шәһәр инфраструктурасы, кеше капиталы һәм бизнес-мохит торышын характерлаучы креатив капитал индексының берьюлы өч күрсәткече буенча узып китте. Тикшеренүне Россиядә Calvert 22 һәм PwC фонды үткәрде.
Индекс үз эченә биш блокны ала - шәһәр, кешеләр, бизнес, хакимият һәм брендлар. Экспертлар күрсәткечләргә карап, Россиянең 20 шәһәрен өйрәнде.
Шулай итеп, Татарстан башкаласы ике күрсәткеч буенча рейтингта алда бара. Ул кешеләрнең белемлелеге һәм шәһәрнең медиа тәкъдим ителүе. Ә креатив белгечләр өчен «Белем бирү мохите» күрсәткече буенча Төмәннән генә калыша.
Йомгаклау индексында Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында тора. Иң креатив һәм инновацион шәһәрләр унлыгына шулай ук Екатеринбург, Новосибирск, Төмән, Краснодар, Владивосток, Калининград һәм Пермь кергән.
 http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/03/183822/

Комментарийлар