Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Мэриясе «Әминә» проектының презентациясенә чакыра

«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыскаметражлы милли фильм» номинациясендә җиңү яулаган «Әминә» проекты нәни тамашачыларын җыя.

19 сентярбь 17.00да башкалабызның «Елмай» балалар паркында Казан Мэриясенең «Әминә» проектын тәкъдим итү чарасы узачак.

Килгән нәни кунакларны «Әминә» белән танышу, ачык һавада бергәләп анимацияле роликларны карау, җыр, бию, бәйгеләр һәм, әлбәттә, бүләкләр көтә! Чарага керү ирекле.

Искәртеп узыйк, Казан Мэриясенең «Әминә» проекты кысаларында барлыгы 32 җырлы ролик чыгару планлаштырыла, шуларның 27се Татарстан Рәисе каршындагы туган телләр комиссиясе ярдәмендә белән эшләнә. Анимацияле роликлар «Татармультфильм» командасы тарафыннан әзерләнә. Балалар өчен татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырларны профессиональ шагыйрь һәм композитор - Резеда Гобәева белән Миләүшә Хәйруллина иҗат итә. Роликларның төп героинясын — Әминә исемле кызны — «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләнүче Мәликә Бариева тавышландыра.

Проектның беренче чыгарылышларын әлеге сылтамага кереп карарга мөмкин – https://vk.com/video/playlist/-17311245_45865798. 19 сентябрьдә узачак чарада тамашачылар «Әминә»нең өр-яңа серияләрен дә күрә алачак!

 

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Комментарийлар