Логотип «Мәйдан» журналы

Казан мәктәп укучысы газ китүен ачыклау өчен «акыллы» прибор уйлап тапкан

Казанның 122нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Артем Мухачев фатир хуҗасына бинада газ китү турында хәбәр итәргә сәләтле газоанализатор-прибор эшләгән. Бу турыда КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә...

Казанның 122нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Артем Мухачев фатир хуҗасына бинада газ китү турында хәбәр итәргә сәләтле газоанализатор-прибор эшләгән. Бу турыда КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

gaz


Әлеге эшләнмә Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылар арасында үткәрелгән IV Бөтенроссия фәнни конференциясендә икенче урынны алды.
"Көнкүреш газы таралу сәбәпле, еш кына йортларда шартлау була, шуңа күрә мин фатир хуҗасына смартфонга газ исе турында хәбәрләр җибәрә алырлык газоанализатор ясарга теләдем”, — дип сөйләде укучы.
Аның сүзләренә караганда, автоном система статик һәм динамик режимнарда эшли ала. Шулай итеп, җайланма бирелгән траектория буенча хәрәкәт итә ала.
Казан федераль университетының физика институтының радиофизика кафедрасы өлкән укытучысы Павел Корчагин җитәкчелегендә Артем Казан югары уку йортының кече Университетында робототехника һәм программалаштыру серләренә төшенә.
Фәнни җитәкче билгеләп үткәнчә, бүген булган приборлар сигнализацияле датчиклар гына булып тора, ә аларның сигналларын кеше бинада булганда гына ишетергә була. Укучының автономияле системасында мондый проблема хәл ителгән.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/20/184918/

Комментарийлар