Казан мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булучыларны бүген җирлиләр
Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрне бүген, 12 майда, җирлиләр. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны...
Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрне бүген, 12 майда, җирлиләр. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны раслады.
Кичә Казанда яшәүче 19 яшьлек егет мәктәптә атыш оештырды. Тугыз кеше фаҗига корбаны булды. Бу — җиде бала, ике укытучы. 21 кеше яраланды, алар хастаханәдә.
Һөҗүм итүче тоткарланды, җинаять эше ачылды.
Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде.

Фото: Салават Камалетдинов
Комментарийлар