Логотип «Мәйдан» журналы

Казан медицина университеты сәләтле абитуриентларга акчалата ярдәм итә

Казан дәүләт медицина университетында сәләтле яшьләр арасыннан булган абитуриентларга ярдәм итү программасы инде икенче ел  гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат...

Казан дәүләт медицина университетында сәләтле яшьләр арасыннан булган абитуриентларга ярдәм итү программасы инде икенче ел  гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
kgmu
Программа кысаларында Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән химия һәм биология фәннәреннән 100 балл җыйган, шулай ук Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесе һәм призеры булган, шул исәптән региональ дәрәҗәдәге, һәр абитуриентка каралган 75 000 сум күләмендә премия түләү каралган.
Шулай ук бу программа буенча, чит шәһәрләрдән булган студентлар өчен тулай торакта урыннар бирү (кирәк булганда); студентларның фәнни эшен оештыруда шәхси ярдәм күрсәтү; IFMSA линиясе буенча студентлар стажировкаларын алуга өстенлекле хокукы булу; шәхси план буенча уку өчен мөмкинлекләр бирү дә оештырыла.
Фото: http://www.kgmu.kz/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/04/189241/

Комментарийлар