Логотип «Мәйдан» журналы

Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады

Казаннан Камилла Хөсәенова "Россия туризм гүзәле 2018" (“Мисс туризм России 2018”) таҗына ия булды.Бөтенроссия матурлык бәйгесе финалы Чабаксарда 22 июльдә узды.Проектта 27 кыз катнашты. Алар - шәһәр,...






Казаннан Камилла Хөсәенова "Россия туризм гүзәле 2018" (“Мисс туризм России 2018”) таҗына ия булды.




0a523f0e47989d2de5e4f8d5ecae16e7_xl




Бөтенроссия матурлык бәйгесе финалы Чабаксарда 22 июльдә узды.



Проектта 27 кыз катнашты. Алар - шәһәр, республика, өлкә бәйгеләрендә җиңүчеләр. Казанны “Татарстан гүзәле 2018”, “Россия гүзәле 2018” һәм халыкара Miss Aura International 2018 җиңүчесе 20 яшьлек Камилла Хөсәенова һәм “Татарстан гүзәле 2018” финалисткасы, 17 яшьлек София Рябцова тәкъдим итте.
"Россия туризм гүзәле" бәйгесе тарихында беренче тапкыр таҗ кабаттан бер үк төбәктә кала. 2017 елда бәйгедә Татарстан кызы Зөлфия Шәрәфиева җиңеп чыккан иде.
Камилла Хөсәенова төп титулга лаек булды. Аңа “Алмаз-холдинг” осталары тарафыннан ясалган эксклюзив таҗ кидерделәр. Хәзер Татарстан гүзәле Россияне халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.
"Россия туризм гүзәле" бәйгесе - “Мисс туризм мира", шулай ук Miss Bikini International, Miss Globe, Мiss Grand International халыкара һәм башка танылган проектларның берсенә рәсми сайлап алу туры булып тора.
 
татар-информ

Фото: Мисс Татарстан




Комментарийлар